Конкурсны оештыручылар – Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең “Шәһәр балалар экология-биология үзәге”, “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” региональ бүлекчәсе.
Чарада гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары, балалар иҗтимагый берләшмәләре базасында оештырылган кимендә дүрт кешедән торган яңа булдырылган яки моңа кадәр эшләп килгән экологик отрядлар катнаша ала.
Яшел стартап - экологияне, энергияне нәтиҗәле куллануны, экотуризмны, калдыкларны икенчел продуктка эшкәртү, экологик чиста азык-төлек продуктларын үстерү һ. б. идеяләрне тормышка ашыруга юнәлтелгән стандарт булмаган проект.
Катнашу өчен 2019 елның 1 ноябренә кадәр ecocentrdom@gmail.com почтасына заявка җибәрергә кирәк. Иң күп балл җыйган экология отрядына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылып конкурста җиңүче дип игълан ителәчәк.