Татарстан балалары "Артек" Халыкара балалар үзәгендә ял итә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстаннан 38 бала "Артек" Халыкара балалар үзәгенә профильле сменаларга китте. Алар анда 7 ноябрьгә кадәр  булачак.

Исегезгә төшерәбез, республикабыз балалары һәм яшүсмерләренең ял һәм сәламәтләндерү программасына өстәмә рәвештә "Артек" Халыкара балалар үзәгендә ял итү мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә Татарстанның 24 районыннан һәм шәһәр округларыннан 380 бала җибәрелгән. Быел барлыгы республикада 465 баланың ялын оештыру планлаштырыла.

Халыкара балалар үзәгенә сайлап алу "Артек.Балалар" белем бирү, сәнгать, фән, мәдәният һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә балалар казанышлары рейтингы нигезендә үткәрелә. Гаризалар сменага кадәр 45-60 көн алдан карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International