Казанда татар-рус телләрендә онлайн тәрҗемәчесе тәкъдим ителде

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

«Сәләт» яшьләр үзәге офисында ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты эшләгән «Татсофт» татар-рус һәм рус-татар онлайн тәрҗемәчесе презентациясе узды. "Продуктны булдыруга 30 елга якын вакыт китте, әгәр без аны "Татфонд" системасына кертсәк һәм актив куллана башласак, программа үсә алыр иде. Аннан укучылар файдалана һәм татар телен тизрәк үзләштерер иде. Ә бу үзебездән тора. Татар телен үстерергә теләгән һәркем "Татсофт" та кереп бер генә җөмлә булса да тәрҗемә итсен иде", — диде презентациядә техник фәннәр докторы, профессор Җәүдәт Сөләйманов. Сайтта «лайк» һәм «дизлайк» кнопкалары бар, аларга басып системаны камилләштерүдә ярдәм итәргә мөмкин. Онлайн-тәрҗемә сервисын «Гугл» һәм «Яндекс»тан калышмыйча үстерергә кирәк, ди оештыручылар. Шулай ук мобиль кушымта булдыру планлаштырыла, ул ел ярым дәвамында әзер булыр дип көтелә. Тәрҗемәче сервисы әлеге адрес буенча урнашкан: https://translate.tatar/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International