Ел ахырына «Салават күпере» торак комплексында 600 бала өчен 3 балалар бакчасы ачылачак

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

121-нче номерлы «ЭврикУМ», 122-нче номерлы «Сәлам», 132-нче номерлы «Дуслар» балалар бакчалары бу ел ахырына кадәр ачылачак һәм микрорайонда яшәүче балалар өчен 600-ләп урын биреләчәк. Барлык 3 объект та «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән.

121 нче «ЭврикУМ» балалар бакчасында администрациягә, педагогларга һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына төрле проблемаларны хәл итү яки инновацион чишелешләрне эзләү өчен нәтиҗәле механизмнар табарга мөмкинлек бирүче «Open Space» ачык пространство технологиясе кулланылачак. Шулай ук биредә проектлы уку технологиясен кулланып, балаларны укытуга юнәлтелгән «Тере китаплар» инновацион проекты гамәлгә ашырылачак.

122 нче номерлы «Сәлам» балалар белем бирү учреждениесенең үзенчәлеге булып, иртә профориентация – төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә күпбаскычлы башлангыч һөнәри осталык күнекмәләре алу тора.  Шулай ук бу бакча полилингваль учреждение булып тора, анда рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә балалар телләрен генә түгел, ә мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен дә өйрәнәчәкләр.

132 нче «Дуслар» балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәрьяклап үсешенә «Игелекле бизнес» проекты, финанс грамоталылыгы дәресләре, менталь арифметика кебек юнәлешләр ярдәм итәчәк. Спорт һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Киләсе елда "Салават Күпере" торак комплексында яңа балалар бакчалары һәм мәктәп төзелешен дәвам итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International