Казанның 131-нче номерлы лицееның ике укучысы химия фәне буенча Халыкара олимпиаданың кышкы җыеннарында катнашу өчен Россия командасы составына керде. Алар - Игорь Бәширов һәм Олег Панфутов.
РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан 52 нче Халыкара химия Олимпиадасында Россия командасын формалаштыру максатларында укыту-тренировка җыеннарында катнашучылар составы турында боерык бастырылды. Дәресләргә Россиянең төрле шәһәрләреннән 20 укучы чакырылган.
Җыен 13-24 ноябрьдә М.В. Ломоносов исемендәге МДУда узачак.
Халыкара химия олимпиадасы 2020 елның 6 июленнән 15 июленә кадәр Истанбулда узачак. Исегезгә төшерәбез, Парижда узган олимпиадада Россия җыелма командасының барлык әгъзалары да алтын медальләр яулады.