Чаллы укучылары сәламәтлекләре чикле булган кешеләр арасында йөзү буенча республика беренчелеге призерлары булдылар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

26 октябрьдә Казанда сәламәтлеге чикле булган яшь спортчылар арасында йөзү буенча Татарстанның ачык беренчелеге узды.

Чаллы шәһәре командасы составында сәламәтлеге чикле булган балалар өчен 88 нче мәктәпнең 8-10 сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары - Әминова Анжела һәм Котлиева Аделя - 1 урын, ә Ногманова Алия - 2 урын алдылар.

Кызларны ярышларга физкультура укытучысы Ирина Агасарян әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International