Татарстан укучылары «Югары проба» олимпиадасында тагын иң яхшылар исеме өчен көрәшә алалар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

"Югары проба" Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына теркәлү тәмамлануга бик аз вакыт кала - Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танылган интеллектуаль ярышлар. Анда үз көчләрен сынап карарга 7-11 сыйныф укучыларын чакыралар. Җиңүчеләр һәм призерлар ташламалы шартларда вузларга укырга керә, шулай ук Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга дәгъва итә ала.

2018/19 уку елында “Югары проба” мәктәп укучылары олимпиадасында Россиянең 84 субъектыннан һәм 21 илдән 88 меңнән артык кеше катнашты. 3 меңнән артык бала җиңүче һәм призер булды.

Сүз уңаеннан, Татарстан укучылары узган уку елында Россиянең 84 төбәге арасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча дүртенче урында урнаштылар. Республикада 123 укучы үзләрен күрсәтте. Һәр дүртенче укучыда беренче дәрәҗә дипломы. Казан алда бара - 85 укучыда югары нәтиҗәләр. Аерым алганда, 2 нче лицей-интернатның - 25 дипломанты, һәр бишенче дукучыда - беренче дәрәҗә. 19 нчы гимназия укучылары 14 диплом алдылар. Яр Чаллы шәһәрен 25 җиңүче һәм призер әзерләгән. Бүләкләр иң күбе - 30 - җәмгыять белеме буенча. Шулай ук предметлар өчлегендә - хокук һәм социология фәннәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International