Казанда грант алучы укытучылар очраша

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

31 октябрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы «Ресурс» лицее базасында «Татарстан педагоглары: мәгарифтә инновацияләр» темасына грант алучы укытучылар һәм региональ инновацион мәйданчыклар Форумы узачак.

Форумда 2019 елда «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә ярдәм итү» грантын алучылар дип танылган укытучылар һәм 2018 елда региональ инновацион мәйданчыклар статусы алган мәгариф оешмалары катнаша.

Форумның максаты – уку елында грант алучы укытучыларның һөнәри үсеш һәм остазлык эшчәнлеге буенча югары нәтиҗәләргә ирешүгә профессиональ дефицитлары булган яшь укытучылар  белән эш оештыру, грантны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән инновацион продуктларны төбәк мәйданчыкларында тәкъдим итү.

Форум кысаларында грант алучылар дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәк,  «Инновацияләр киңлеге: үсеш нокталары» темасына панель дискуссия катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International