Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының шәһәр фестивале «ПОО - 2019» беренче курс студенты көне узачак.
Катнашучылар үзләрен биш юнәлештә күрсәтәчәкләр: интеллектуаль, музыкаль, бию, театр һәм журналистик. Аларның һәрберсендә тагын берничә номинация каралган. Шулай итеп, сәхнәдән эстрада җырчылары, рэперлар, чирлидерлар, театраллар һәм хәтта циркачлар чыгышларын күрергә мөмкин булачак.
Фестивальнең конкурс көннәре 11 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгенең тамаша залында узачак. 29 ноябрьдә Ленин ис. КДК концертлар залында гала-концерт була, анда иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.