23 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Джакарта шәһәрендә (Индонезия) IEYI яшь уйлап табучыларның (International Exhibition for Young Inventors) 15 нче Халыкара күргәзмәсе булды. Чарада дөньяның 20 иленнән 250дән артык катнашучы чыгыш ясады.
Сайлап алу туры йомгаклары буенча Татарстан Республикасын Россия Федерациясе җыелма командасы составында Зеленодольск муниципаль районы Иҗат үзәгендә тәрбияләнүче Эльвира Маланьева тәкъдим итте. Аның проекты - "Электр мобильләренең өстәмә аккумулятор батареяларын экспресс-пистолет җайланмасы" - призлы өченче урын алды.
Эльвира һәм проект җитәкчесе Марат Сәлаховны Халыкара уйлап табучылар күргәзмәсендә уңышлы чыгыш белән котлыйбыз.