25-27 октябрьдә Биектау районының "Костер" Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "Мөстәкыйль балалар" профилактик проекты активистларының республика сменасы узды.
Сменада "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы республика проектына керүче волонтерлык берләшмәләре активистлары, шулай ук 14 яшьтән 17 яшькәчә булган "Мин яратам сине, тормыш..." республика социаль роликлар һәм фотографияләр конкурсында җиңүчеләр катнашкан.
Смена кысаларында катнашучылар өчен кызыклы мастер-класслар, сюжетлы-рольле уеннар, квестлар, белем бирү мәйданчыклары үткәрелде.