Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге галимнәре РФ дәүләт һәм академия җитәкчеләре исеменә мөрәҗәгать кабул итте

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Әлеге документ илнең сәяси партияләре лидерларына да юлланачак
Бүген Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә 2013-2020 елларга “Фән һәм технологияләр үсеше” программасы проекты турында гомуми җыелыш булды. Проектның эчтәлеген шәрехләп, аның фән үсешенә каршы төшәрлек якларын хакында Казан фәнни үзәге рәисе, А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры Олег Синяшин аңлатма бирде, башка галимнәр дә проектның асылын ачыклап чыгыш ясады.
Җыелыш барышында галимнәр проект эчтәлегенә һәм, аны кабул иткән очракта, Россия фәне үсешенә ясалачак тискәре йогынтысына гаять борчылу белдерде. Чөнки кабул ителешкә РФ Мәгариф һәм фән миинстрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге проект, О.Синяшин сүзләренчә, Россия Фәннәр академиясе һ.б. дәүләти фәннәр академияләре белән килештергәненнән бик нык аерыла һәм канәгатьләнерлек түгел. Ул соңгы проект фәннең академик секторы үсешен һәм дәүләти фәннәр академияләренең мөстәкыйль фундаменталь фәнни тикшеренү программалары булуны күздә тотмый - төп аерма әнә шунда. “Бу Проект Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына турыдан-туры каршы килә”, - диелә РФ Президенты В.В.Путин, РФ Премьер-министры Д.А.Медведев, РФ Дәүләт Думасы Рәисе С.Е.Нарышкин һәм Федерация Советы Рәисе В.И.Матвиенко, РФА президенты Ю.С.Осипов исемнәренә кабул ителгән мөрәҗәгать проектында. Бүген галимнәр тулаем кабул иткән әлеге мөрәҗәгать илнең сәяси партияләре лидерларына да юлланачак. Хәзергә 4,5 биттән торган мөрәҗәгать проекты эшкәртелеп, дүшәмбе ММЧ өчен тәкъдим ителәчәк.
Олег Синяшин сүзләренчә, ризасызлык белдерелгән шуңа охшаш мөрәҗәгатьләр дәүләти фәннәр академияләре фәнни үзәкләренең башкаларыннан да булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International