“Белем җәүһәре” исеменә лаек татар телле интернет-проектлар саны артты

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүген Камал театрының кече сәхнәсендә бүләкләделәр
Узган ике елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган татар телле 8 интернет-проект “Белем җәүһәре” исеменә лаек булган иде. Бүген бу исемлек тагын 6 татар телле интернет-ресурс белән тулыланды. Алар арасында Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, “Ялкын” журналы сайтлары да бар. Лауретларның исемнәре “Белем җәүһәрләре” III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе йомгаклары буенча мәгълүм булды. Конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүген Камал театрының кече сәхнәсендә бүләкләделәр.
Билгеле булганча, “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны таныту, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан “Белем.ру” үзәге башлангычы белән оештырылып килә. Аңа бу эштә ТР Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары булышлык итә.
Шушы өч ел вакыт эчендә бәйгегә кабул ителгән интернет-проектларның саны да, сыйфаты да уңай якка үзгәрде, ди “Белем.ру” үзәге җитәкчесе, бәйгенең инициаторы Раил Гатауллин. Узган ел, мәсәлән, “Белем җәүһәре” исеменә татар телле 41 сайт дәгъва иткән булса, быел конкурска 54 проект алынган. Шуларның 49 ы бәйгедә катнашырга лаеклы дип табылган. ТР Дәүләт Советы депутаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм әдип Разил Вәлиев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бу сайтлар арасыннан иң яхшы дип табылган 25 ен финалга сайлап алган. Бүген бүләкләү тантанасына аларның барысы да чакырылган иде.
Бәйге быел да җиде – “Укытучы-җәүһәр”, “”Белемле гаилә – нур чәчәеп торган җәүһәр”, “Тематик ресурс – иҗади җәүһәр”, “Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы”, “Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы”, “Укучы-җәүһәр” һәм “Югарыф уку йорты – җәүһәр чыганагы” номинацияләрендә уздырылган. Иң күп интернет-проектлар “Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” һәм “Укытучы- җәүһәр” номинацияләренә алынган. Быел да бәйгегә уку йортлары коллективлары, аерым укытучылар һәм укучылар, аерым гаиләләр үз проектларын тәкъдим иткән.
Раил Гатауллин киләчәктә бу башлангыч дәвамлы булыр, анда катнашучы татар телле интернет ресурслар сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да тагын да камилләшер дигән өметтә калды. “Киләсе елда кече зал белән генә чикләнмичә, Камал тетрының зур залына күчәрлек булсын, татар интернеты ныгысын, сыйфатлы ресурслар ясаучылар саны артсын”, -дип белдерде ул. Бәйге җиңүчеләренә “Сабантуй” гәзите, “Ялкын” журналы һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов үз бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International