ТРда 165 мәктәптә капиталь төзекләндерү эше тәмамланган

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә хәбәр ителде
ТРда 165 муниципаль гомумбелем бирү мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эше тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 5 коррекцион мәктәпнең 4сендә капиталь ремонт тәмамланган, бары тик Казанның Ласточкина исемендәге махсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәп-интернатында төзекләндерү эше тәмамланмаган. Монда эшне тәмамлау вакыты – 2012 нче елның 15 нче октябре.
“Сезнең кушуыгыз буенча, мәктәп фасадларын төзекләндерү карары кабул ителгән иде, - дип министр ТР Президентына мөрәҗәгать итте. - 142 гомумбелем бирү мәктәбендә фасадларны төзекләндерергә кирәк иде, аларның 116нда эшләр алып барыла, 73ндә төзекләндерү эше тәмамланган. Тиешле эшләр барлык коррекцион мәктәпләрдә инде башланган”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International