Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. 1-7 нче ноябрьдә Татарстан мәктәп укучылары өчен "Яшь турист" республика профильле сменасы оештырыла.
Сменада Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 200 бала катнашачак.
2019 елның 30 октябрендә барлык муниципаль районнарда укучылар катнашында электрон чыганакларда имтихан материалларын китереп бирү технологиясен кулланып, информатика һәм ИКТ буенча компьютер формасындагы күнекмә имтиханы узачак.
30 нчы октябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр "Патриот" республика спорт – патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында Татарстан Республикасы "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге "Патриотларны үстерәбез" дип исемләнгән республика профильле сменасы үткәрә.
Көзге каникул вакытында республикада 145 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларга 6090 бала йөриячәк. Мәктәп яны лагерьларының мавыктыргыч программасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган спорт һәм иҗади конкурслар, театрларга һәм музейларга экскурсияләр каралган.
Каникуллар вакытында "Дуслык" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында фән олимпиадаларына әзерлек чаралары узачак, анда балалар төрле фәннәр буенча белемнәрен арттырып кына калмыйча, иҗади мастер-класслар һәм уен программаларына да катнашачак.