Күзәтчелек хезмәте информатика буенча БДИны компьютер формасында сынап карый

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) 30 октябрьдә яңа модель буенча информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханын компьютер формасында сынап караячак.

«Имтиханнарны уздыру пунктларының материаль-техник җиһазландыру планындагы яңалыкка әзер булу – булмавын аңларга кирәк», - диде Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.

Сынап карау имтиханында Россиянең 84 төбәгеннән 19 меңнән артык укучы катнаша. Имтихан уздыру өчен 1,8 меңнән артык пункт кулланылачак.

Яңа технология буенча үткәрелә торган имтихан вакытында һәр катнашучы аерым компьютер белән тәэмин ителәчәк. Контроль үлчәү материаллары компьютерда булачак. Катнашучыларның җаваплары эксперт тикшерүен таләп итми, алар автоматлаштырылган режимда бәяләнә.

Информатика һәм ИКТ буенча БДИның яңа моделе Россиядә 2021 елдан кертелер дип көтелә.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International