Чаллыда каникуллар вакытында 3 меңгә якын бала мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларына 2 мең 900 башлангыч сыйныф укучысы барачак.

Лагерьлар 58 мәктәптә ачылачак. Автошәһәрдә көзге каникуллар вакытында укучылар йөздән артык чарада катнаша алачак. Балалар өчен  күргәзмәләр, тематик кичәләр, театрлар,  шулай ук Казанга, Алабугага һәм республикадан читкә чыгып кызыклы экскурсияләр оештырылачак.

Мәктәп спорт заллары шулай ук балалар өчен дә ачык булачак, алар ялны хәрәкәтле уеннар һәм ярышлар белән бергә алып барырга мөмкин.

«Саулык» сәламәтләндерү комплексының шәһәр яны лагерьларында 700дән артык бала ял итәчәк, алар профильле сменаларда катнашачак. Балалар өчен мастер-класслар, профильле уеннар һәм башка күңел ачу чаралары оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International