Татарстан Республикасы грантлары һәм конкурсларының онлайн-агрегаторы эшли башлый

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда грантлар һәм конкурслар онлайн-агрегаторы эшли башлый: https://cptgrants.org.​

Ул Россиянең барлык төбәкләрендә узучы актуаль конкурслар һәм грантлар буенча мәгълүматлар базасын җыю өчен бердәм мәгълүмат системасы булып тора. Портал социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга, бюджет учреждениеләренә, социаль эшмәкәрләргә һәм яшьләргә "бер тәрәзә" режимында конкурслар һәм грантлар турында мәгълүмат эзләүдә ярдәм итә. Биредә  кирәкле конкурсларны эзләүдән тыш, үз грантыңны яки конкурсны тәкъдим итәргә һәм бастырып чыгарырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Портал тест режимында эшли, шуңа да электрон почта адресына барлык киңәшләрне җибәрергә мөмкин: cptgrantov@gmail.com яисә ciss.rt@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International