Казанда Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән укытучылар һәм мәктәп психологлары семинары узачак

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда 1-3 ноябрьдә "Яшүсмер психологиясе. Аның социаль идентификациясенең заманча шартлары" дигән темага семинар-киңәшмә узачак.

Экспертлар һәм педагоглар яшүсмерләр буллингын ачыклау, санлы мәктәпнең үсеп килүче интеллектка йогынтысы, тәрбиянең инновацион методларын куллану мәсьәләләре турында фикер алышачак. Семинарда мәктәп, лицей һәм гимназия укытучылары, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән психологлар катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International