Казанда мәгариф оешмаларында «Мехатроник» белгечлеге буенча белем бирүнең дуаль системасын гамәлгә кертү буенча социаль проектның өченче этабы башланды. Ул төбәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ford Fund хәйрия җәмгыяте ярдәме белән "Форд Соллерс" компаниясе тарафыннан инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Быел проект республикада «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында төзелгән һөнәри әзерлек үзәге базасында гамәлгә ашырыла.
Проект 2017 елның декабреннән алып барыла. 2017 һәм 2018 елларда узган беренче ике этап кысаларында Татарстанның әйдәп баручы мәгариф оешмалары укытучылары дуаль белем бирү системасы темасына багышланган өч көнлек тренинг уздылар, квалификация дәрәҗәсен арттырдылар, «Фесто» югары технологияле укыту үзәгендә (Мәскәү шәһәре) шулай ук үзләренең мәгариф оешмаларында уку планының төп һәм вариатив өлешенә кертү өчен «Мехатроника» белгечлеге буенча программалар эшләделәр.
Проектның өченче өлеше 30 октябрьдән 4 декабрьгә кадәр оештырылачак һәм предприятиеләрдә һөнәри белем һәм остазлык системасында гамәли юнәлешле якын килүгә багышланачак. Беренче этап практикага юнәлешле якын килү һәм чишү юлларын ачыклау өчен стратегик сессия рәвешендә узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән экспертлар тарафыннан укытучылар һәм предприятие вәкилләре өчен укыту сессияләре эшләнәчәк. Шуннан соң укытучылар, җитештерү партнерлары белән берлектә, укыту һәм остазлык программаларын эшләячәк. Проектта барлыгы 6 һөнәри белем бирү оешмасы һәм аларның җитештерү партнерлары катнаша.