Информатика буенча сынап карау имтиханында 19 меңгә якын укучы катнашты

2019 елның 1 ноябре, җомга

Информатика буенча компьютер формасында узган Бердәм дәүләт имтиханында  19 меңгә якын укучы катнашты.

Ул яңа технология буенча үткәрелде. Имтихан барышында контроль үлчәү материалларын чагылдыру, катнашучыларның җавапларын кертү һәм саклау компьютер ярдәмендә тәэмин ителә.

«Сынап карау имтиханы штат режимында узды. Апробациядә катнашучылар имтиханның яңа формасын уңай кабул иттеләр, укучылар имтихан эшенең уңайлылыгын бәяләделәр, шулай ук мондый форманың гамәли биремнәрне үтәүне күздә тотуы ошады», – дип билгеләп үтте Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International