Физик культура буенча уку-тренировка җыеннары башланды

2019 елның 1 ноябре, җомга

28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларына әзерлек кысаларында республикабызда  Физик культура буенча уку-тренировка җыеннары башланды.

Җыеннарда Арча, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас, Чистай районнарыннан, шулай ук Казанның Вахитов районыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 33 укучы катнаша.

Программада гимнастика, җиңел атлетика,  баскетбол, футбол, гандбол, флорбол, волейбол кебек уен чаралары буенча теоретик һәм практик дәресләр каралган.

Соңыннан укучыларга уку-тренировка җыеннарын үткәрү чорында алынган белемнәрне ныгыту буенча тест үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International