30 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Әлифба» музееның 20 еллыгына һәм «Әлифба» дәреслеге авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова истәлегенә багышланган «Музей педагогикасы һәм букваристикасы: тарихка экскурсия һәм заманча үсеш тенденцияләре» дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Конференция «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Конференциядә 246 кеше катнашты. Кунаклар арасында КФУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары, галимнәр, методистлар, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, музей хезмәткәрләре, педагогик юнәлештәге урта махсус белем бирү учреждениеләре укытучылары бар иде.
Конференциянең пленар утырышын Арча педагогика көллияте директоры Лилия Мусина сәламләү сүзе белән ачты. Букваристика тарихы, музеологик белем бирү тенденцияләре турында докладлар тыңланды.