Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрне мәҗбүри рәвештә эшкә билгеләү темасы бүгенге матбугатта еш төрләнә. Дөрес, берникадәр вакыттан соң тема онытылыр, ә проблема барыбер калыр
2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Дәүләт Думасы стеналары эчендә туган бу идеяне Татарстан Дәүләт Советы инициативасы итеп карауга кертерләр һәм, илдә көтелмәгән сәяси түнтәрелеш булмаса, Дума озакламый тагын бер канун штамплап куяр, чөнки мәсьәлә белән илнең рәсми җитәкчелеге кызыксына. Илдә кадрлар җитешмәү – чынлап та зур проблема, ил икътисады аның чишелмәве аркасында миллиардлаган доллар акча югалта. Бер Рос¬сиядә генә тү¬гел, бөтен капиталистик дөньяда бу мәсьә¬лә катлаулы тора һәм... чишелешен таба алмый. Әйтик, немец инженерлары берлеге VDI һәм Немец икътисады институты IW¬ның бергәләп үткәргән тикшерүләре Гер¬ма¬ниядә 110 мең инженер урыны вакантлы булуын, моның нәтиҗә¬сендә машина төзе¬леше, электротехника, ав¬то¬мобиль төзе¬ле¬ше һәм телекоммуникацион техника җитештерү өлкәлә¬ренә куркыныч янавын, зыянның миллиардлаган еврога җитүен күрсәтә. Гер¬маниядә һәр бишенче инженер 55 яшьтән өлкәнрәк һәм, якындагы елларда алар пенсиягә китәчәк, ди немец белгечләре. Бөек¬бр謬¬¬та¬ниядә исә хәл аннан да катлаулырак, Би-би-си хәбәр итү¬ен¬чә, инженерлар җитеш¬мәү тиешле күләмнең 50 процентын тәшкил итә. Проблеманы өйрәнгән инглиз белгечләре 2020 елга илгә математика, инженерлык проектлавы һәм фундаменталь тикшеренүләр өлкә¬сендә – 830 мең, техник белгечлекләр өлкәсендә тагын 450 мең кадр җитмәячәген әйтәләр. Ә Бөек¬британиянең югары уку йортлары исә бер елга 23 мең генә техник белгечләр әзерли икән. Бел¬гечләрнең җитмәве бу ил икъ¬тисадының инновацион продуктлар һәм техноло¬гия¬ләр җитештерү өлкә¬сендә ел¬дан-ел түбәнрәк тәгә¬рәвенә ките¬рә.
Россиядә дә хәл кызы¬гырлык түгел. Белгечләр рекрутлау белән шөгыльләнүче Antal Russia компаниясе тикшерүчеләре илдәге 90 процент фирмаларның кадрлар дефициты кичерүен ачыклаганнар. “Профессионалларның җитешмәве – безнең хезмәт базарындагы иң сизелерлек проблема”, – ди Antal Russia¬ның идарәче директоры Михаэль Гермерсхаузен. Шуңа профессионаллар эзләп табу бүгенге икътисадта табышлы бизнеска әве¬релеп бара, бу өлкәдә махсус фирмалар оеша һәм эшли. Проблеманы компания¬ләр төрлечә хәл итәргә тырышып карый, кайберәүләр үз хезмәткәрләреннән тиешле белгечләр әзерләргә омтыла, күпчелек исә профессионалларны “аулау”, ягъни башка компанияләрдән ымсындырып үзенә алу ягын кайгырта. Бел¬гечләр аулау белән шө¬гыль¬ләнүче Head Hunter компаниясе тикшеренүләре 65 процент фирманың шул юлны сайлавын күрсәтә. Белгечләрне үзенә җәлеп иткәндә оешмаларның 95 проценты – югары квалификацияле белгечкә ия булуны, 1 проценты – коммерция серен урлауны, 3 проценты көндәшләрне иң әһәмиятле хезмәткәрдән мәхрүм итүне максат итеп куя. Әмма белгечләр җитеш¬мәү бизнес өлкәсендә генә түгел, бюджет тармагында да үзен торган саен ныграк сиздерә. Проблеманы хәл итүнең креатив ысулларын эзләгәндәге безнең түрәләрнең фантазияләре кайвакыт таң калдыра. Чиновниклар, кадрлар мәсьәләсен хәл ит¬кәндә, акчаны янга калдыру, берьюлы ике куян ату максатын куярга тырыша. Әйтик, Сәламәтлек саклау министрлыгы “Ашы¬гыч ярдәм” өчен хезмәткәрләр җиткерү проблемасын “Бердә ике” принцибы белән хәл итәргә омтылып шаккатыра, ягъни бер белгечкә ике функция такмакчы була: үзе шофер, үзе табиб та. Уку йортларында шундый гибрид белгечләр әзерләү идея¬се инде тормышка ашып бара, студентларны бу уку елында ук шул юнәлештә әзерләргә керешү очраклары бар инде. Бер журналист бу уңайдан Хрущев турындагы анекдотны искә төшергән иде: ул бәдрәф белән ваннаны бергә куша алды, ә менә түшәм бе¬лән идәнне берләштерергә өлгермәде дип. Бү¬ген “Ашыгыч ярдәм” бригадалары 65 процент ти¬рәсенә генә белгечләр белән тәэмин ител¬гән икән.
Пермь крае түрәләре исә авылларда укытучылар җит¬мәү проблемасын иҗади хәл итү юлында кызыклырак вариант сайлаганнар: “Мобиль укытучы” дигән проект уйлап тапканнар. Хакимиятнең креативлыгы шуннан гыйбарәт: яшь шәһәр укытучысына автомобиль бирергә ниятлиләр, шәһәрдән йөреп авыл балаларын укытсын, янәсе. Бу проектны тормышка ашыру өчен “пилот” тө¬бәкләр билгеләнгән инде, нәтиҗәсен озакламый кү¬рербез. “Нәтиҗәсе уңышлы булса, – ди губернатор Виктор Басаргин, – аны бөтен крайда гамәлгә кертә¬чәкбез”.
Депутатлар исә башка тү¬рәләрдән креатив идеяләргә ярлырак булуларын, иҗади фикерләү куәтенең җитеш¬мәвен күрсә¬тәләр, совет чоры канунына әйләнеп кайтып, студентларны эшкә мәҗбүри билгелә¬мәкчеләр. Мондый канун бү¬ген дөньяның бер генә илендә гамәлдә, ул – Белоруссия.
Россиядән аермалы буларак, Белоруссия совет чоры икътисадын җимереп ташламады, планлы җитеш¬те¬рүне гамәлдә калдырды. Шуңа күрә анда белгечләр әзерләү дә үзагымына куелмаган дип уйларга кирәк. Эшкә билгеләү турындагы канун бары тик шул шартларда гына күпмедер эшли ала. Ә инде аның кайбер уңай яклары да булуга карамастан, бик үк оптималь түгел икәнлеге совет чорында ук аңлашыла иде. Мин үзем, мәсәлән, шундый өч еллык мәҗбүри “сөрген”нең бер елын үттем, ул бер ел миндә бик үк якты истәлекләр калдырмады. Яшь совет белгечләре юллама белән эшкә барудан качуның ысулларын әйбәт үзләштергәннәр, һәм бу тәртип өлешчә генә тормышка ашырыла иде. Россиядә исә мондый канун кабул ит¬кәнче, максатчан әзерләнүче (целевик) белгечләрнең үзлә¬ренең белем алуын финанс¬лаган төбәкләргә, районнарга эшкә кайтуын тәэмин итәргә тырышып карарга кирәктер, бәлки. Целевиклар вузга гомуми конкурстан тыш керә¬ләр, шуңа күрә гадәттә алар¬ның имтихан баллары да әллә ни булмый (белемнәре дә чамалы дип аңларга кирәк инде монысын), целевик юлламасын алганда әшнәлек бе¬лән ришвәтнең киң катнашуы да сер түгел, ә менә укып бетергәч, целевиклар эшкә кайтырга бик атлыгып тормыйлар. 25 проценттан кимрәк целевик кына үзләрен укыткан төбәккә кире әйлә¬неп кайта икән. Аларны ки¬лешү шартын үтәргә, ягъни эшкә кайтырга мәҗбүр итеп булмый, моның өчен юридик мөмкинлек юк, имеш. Булмаса, эшли күрегез шундый канунны. Канун булмаган оч¬ракта да, килешүне үтәү тиеш икәнлеге аңлашылып тора бит инде. Исеме – килешү бит аның! Целевикларны мәҗбүр итеп булмый икән, вузга конкурс аша үтеп кергән, моның өчен тырышып укыган абитуриент-студентларны ничек мәҗбүр итәсең? Андый канун кабул ителә калса, бу өлкәдә дә яңадан әшнәлек һәм ришвәт өскә калкасы мәгълүм.
Белгечләр җәлеп итүнең бер генә уңышлы юлы бар – кызыгырлык шартлар булдыру. Монысы өчен җитәкчеләрдән идарә итү таланты һәм инвестицияләр кызганмау та¬ләп ителә. Россия җитәкчелегендә исә болар икесе дә дефицитта. Димәк, кадрлар проблемасы әллә нинди кануннар кабул итсәң дә, үзенең үткенлеген югалтмаячак.
«Ватаным Татарстан» газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз