Татарстанга Дәүләт Думасының федератив төзелеш һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Игорь Сапко җитәкчелегендәге Пермь крае гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре делегациясе килде.
Визитның максаты-Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының сәләтле балалар белән эшләү, педагогик кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән танышу. Кунаклар КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында, Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясендә, Иннополис лицеенда, Республика олимпиада үзәгендә булдылар.
31 октябрьдә "XXI гасыр мәктәбе-көчләрне берләштереп. Шәһәр җирлегендә сәләтле баларга аерым ярдәм күрсәтү" дип аталган түгәрәк өстәл узды. Биредә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәре Думасы депутатлары, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан шәһәре һәм Пермь шәһәре мәгариф оешмалары директорлары катнашты.