Казан укучылары яшь армеячеләр сафына кабул ителде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2 ноябрьдә Казанда  "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие җитәкчелегендә киң масштаблы "Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт-Синең Сайлау!" дип аталган мәгълүмати – агитация акциясе узды.

Акция кысаларында  Казан шәһәренең 161 нче урта гомумбелем мәктәбеннән илле укучының яшь армияче анты бирү тантанасы узды. Казанның А.М. Еремин җитәкчелегендәге 94-нче номерлы гимназиясенең танылган төркеме чыгыш ясады.

Үткәрелгән чара кысаларында корал һәм хәрби техника үрнәкләре күргәзмәсе, кыр кухнясы эше, Татарстан Республикасының иҗат коллективлары артистлары катнашында концерт программасы, парашютчы спортчыларның, махсус билгеләнештәге отряд сугышчыларының күрсәтмә чыгышлары, шулай ук мактаулы каравыл роталары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International