Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте башка төбәктәге коллегалары арасында иң яхшылары исемлегенә керде

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте мәгариф өлкәсендә төбәк ведомстволары арасында уңышлы эшләүче матбугат хезмәтләре исемлегенә керде. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2018-2019 елларда Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары матбугат хезмәтләренең эш нәтиҗәләрен анализлады.
Матбугат хезмәтләре рейтингы дәүләт йомгаклау аттестациясе кампаниясенә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм инициативалы басмалар саны буенча гына түгел, ә бөтен бер критерийлар комплексын, шул исәптән репутация белән идарә итү буенча кризиска каршы гамәлләр, массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр, ведомство сайтларының мәгълүмати тулылыгы, материалларның актуальлеге һәм кирәклеге, сайт рейтингы, социаль челтәрләр белән эшләү һ. б. буенча да карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International