Югары икътисад мәктәбе һәм «Яндекс» компаниясе Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте катнашында Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы үткәрде. Тикшеренү нәтиҗәләре ТАСС матбугат үзәгендә Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов тарафыннан тәкъдим ителде.
2019 елда түләүле урыннарга кабул ителүчеләрнең БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстан лидерлары өчлегенә Казан дәүләт медицина университеты, Казан федераль университеты һәм Казан инновацион университеты керде.
Россия Федерациясе Югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы 2009 елдан бирле үткәрелә һәм беренче курска кертелгән абитуриентларның һәм университетларның репутацияләренең белем сыйфаты буенча мөһим күрсәткеч булып тора.
Тикшеренү нәтиҗәләре белән әлеге ссылка буенча танышырга мөмкин: https://ege.hse.ru/rating/2019/81050684/all/?rlist=%D0%A0%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B0+%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD&ptype=0&vuz-abiturients-paid-order=ge&vuz-abiturients-paid-val=0