1-2 ноябрьдә Ульяновскида мәктәп укучылары командалары арасында "Идел буе федераль округында география" темасына "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" һәм "Брейн-ринг" уеннары узды.
Ярыш "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" һәм "Брейн-ринг" уеннары кагыйдәләре буенча барды. Алып баручының сорауларына җавап биреп, Идел буе федераль округының 14 командасыннан килгән балалар үзара тарихи-географик белемнәрдә ярыштылар.
Өч раундтагы көрәш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы данын яклаучы Казан шәһәре Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 89 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең "КАЛEHARD" командасы (җитәкчесе-география укытучысы Анна Катюшина), Ульяновск өлкәсе һәм Мордовия Республикасы командаларын гына алга уздырып, мактаулы 3 нче урынны алды (1 нче һәм 2 нче урын).
Команданы котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!