Яшь педагоглар өчен дизайн-сессия

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанның 185нче күппрофильле лицее базасында республика гомуми белем бирү оешмалары яшь педагогларының дизайн-сессиясе узды. Дизайн-сессия педагог эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Әлеге чара «Укытучы 2.0» Федераль инновацион мәйданчыгы көче белән Татарстан Республикасының яшь педагоглар советы белән берлектә гамәлгә ашырылды.
Сессия яшь педагогларның шәхси һәм һөнәри үсешенә юнәлдерелгән иде. Моңа «Яшь педагогның һөнәри үсеш һәм үзбилгеләнеш формасы буларак акмеологик тренинг» интерактив лекциясе, тәҗрибәле педагогларның мастер-класслары һәм командаларда үз фәне буенча заманча дәрес проектлаштыру буенча практик дәрес тә ярдәм итте.
Чара дәвамында яшь педагоглар рефлексия үткәрделәр һәм бергәләп мини-интервьюдан видеоролик ясадылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International