Мәктәп укучылары арасында узган III Туриада җиңүчеләре һәм призерлары билгеле

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

6 ноябрьдә «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында 2018-2019 уку елында  укучылар арасында узган  III Туриада (Спартакиада) җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында 100дән артык кеше катнашты.
Муниципаль берәмлекләр арасында:
1 урын-Казан шәһәре Яңа Савин районы «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты  командасы:
2 урын-Яшел Үзән муниципаль районы 6 нчы спорт мәктәбе командасы (Бригантина).
3 урын-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Укучылар Сарае» командасы;
Лауреат-Тәтеш муниципаль районы   Өстәмә белем бирү үзәге командасы;
Лауреат-Алабуга муниципаль районының «Юлдаш» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр үзәге  командасы.
Авыл командалары арасында:
1 урын-Тәтеш муниципаль районы Өстәмә белем бирү үзәге командасы;
 2 урын-Лаеш муниципаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы;
3 урын-Балтач муниципаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы;
Кукмара муниципаль районы «Галактика» балалар иҗаты үзәге командасы Лауреат булды;
Лауреат - Әгерҗе муниципаль районы «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йорты командасы.
Туриаданың максаты-балаларны спорт-сәламәтләндерү туризмы белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, балалар-яшүсмерләр туристлык-туган якны өйрәнү хәрәкәтен активлаштыру. 2018-2019 уку елында III Туриадта (спартакиадада) Татарстан Республикасының 24 муниципаль берәмлегеннән 6000нән артык укучы (муниципаль этапны да кертеп) катнашты.
Җиңүчеләргә һәм призерларга гомуми зачетта диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International