Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә Татарстан Республикасында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана.
Исегезгә тошерәбез, укучылар рус, инглиз телләре, математика буенча 4 сыйныфтан, ә 3 сыйныфтан тормыш иминлеге нигезләре буенча катнаша ала.
Олимпиаданың муниципаль этабы 23 декабрьдә тәмамланачак. Аннан соң  2019-2020 еллар сезонында мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы республика һәм региональ этабының йомгаклау өлешендә катнашучылар билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел республика һәм Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында 68 233 укучы катнашты, ә 13 779 укучы җиңүче һәм призер булды. Татарстан Республикасының 318 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына узды, шуларның 148е медальләр яулады.  Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International