Татарстан Республикасы вәкилләре Мәскәүдә «Үсеш ноктасы» Бөтенроссия үзәкләре форумында катнашты

2019 елның 8 ноябре, җомга

«Үсеш ноктасы» Бөтенроссия үзәкләре форумында Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Марина Ракова, очучы-космонавт, Россия Герое, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы рәисе Сергей Рязанский, Мәгарифне үстерүнең яңа формалары Фонды генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Максим Инкин катнашты. Җыелучылар беренче нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләренең үсеш перспективаларын билгеләделәр.
«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләрендә укучылар командада эшләргә өйрәнә, региональ һәм федераль конкурсларда, форумнарда, слетларда катнашырга әзерләнә. Болар барысы да үсеп килүче буында яңа компетенцияләр булдырырга мөмкинлек бирә.
Проект «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп»  федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International