Казанда "ЮНАРМИЯ " хәрәкәтенең Татарстан бүлеге слеты узачак

2019 елның 8 ноябре, җомга

9 ноябрьдә 13: 00 сәгатьтә Казан югары танк команда училищесында Татарстан Республикасында "ЮНАРМИЯ"  Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге слетын ачу тантанасы була.
Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге,  "ЮНАРМИЯ" бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлеге штабы.
Слетта 350 кеше катнашачак. Алар - яшь армиячеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, "ЮНАРМИЯ" бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте муниципаль штаблары җитәкчеләре,  мәгариф бүлекләре (идарәләре) начальникларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, башка  чакырылган кунаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International