КФУ эксперты Татарстан мәктәпләрендә педагоглар җитмәү проблемасы хакында сөйләде

2019 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан мәктәпләрендә педагогик кадрларга кытлык сизелә. Әлеге проблеманы КФУ хәл итәргә тырыша. Югары уку йорты Россиянең педагогик булмаган югары уку йортларында укытучылар әзерләү буенча лидер булды. Бу хакта  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин хәбәр итте.
Калимуллин мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда иң төп проблемаларның берсе-укытучыны әзерләү проблемасы: нинди ресурсларны җәлеп итәргә, аны ничек һәм нәрсәгә өйрәтергә. Хәзер уку йортларының нинди булырга тиешлеге буенча төрле дискуссияләр алып барыла. Капма-каршы фикерләр дә бар: берәүләр махсус педагогик вузлар кирәк дип саный, ә икенчеләре күп профильле, шул исәптән укытучылар әзерли торган югары уку йортлары яклы.
"Дөньяда махсуслаштырылган педагогик вузлар калмады диярлек, аларның саны Россиядә дә кими. Әле 20 ел элек кенә алар йөздән артык булса, хәзер 48 генә калды. Шул ук вакытта  педагогик белем бирү программасы тәкъдим итүче 200дән артык  педагогик булмаган университет бар. Алар Россиядәге педагогларның 48% ын әзерли, ә калган 52% ын педагогик югары уку йортлары әзерли. Педагогик булмаган уку йортлары арасында икенче төркемдә КФУ лидер булды», — дип билгеләп үтте спикер.
Хәзерге вакытта КФУ педагогик белем бирүнең барлык дәрәҗәләре һәм заманча мәктәпнең барлык предметлары буенча 10 меңгә якын студентны укыта. Югары уку йорты илдә укытучылар әзерләү күләме буенча өченче урында тора. Республика мәктәпләре хәзер укытучыларга кытлык кичерә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International