Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт рус теле һәм башка фәннәр буенча имтихан материалларында бер җавапны сайлап алу мөмкинлеге бирә торган «тест» өлешеннән баш тартты.
«Бүген барлык фәннәр буенча дәүләт имтиханнары системасында фикер алыша, фикер йөртә, үз фикереңне формалаштыра, рус әдәби теле нормаларын кулланып, аны дәлилләп раслый белү кирәк", - дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.
Аның сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан рус теле һәм әдәбиятыннан укучыларны әзерләү сыйфатын бәяләүнең объектив процедуралары системасын төзүгә, төбәкләрдә алынган нәтиҗәләр белән эшләү механизмнарын булдыруга җитди игътибар бирелә. Хәзер 4-7 сыйныфларда ел саен мониторинг һәм рус теле буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре, 9 сыйныфта рус теле һәм әдәбияты буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе, 11 сыйныфта рус теле һәм әдәбияты буенча йомгаклау иншасы һәм БДИ үткәрелә.