Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте рус теле һәм әдәбияты укытучылары съезды кысаларында "Рус теле һәм әдәбияты буенча бәяләү процедуралары өчен инструментарийларны камилләштерү юнәлешләре» секциясе үткәрде. Биредә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДИА) һәм Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары турында сөйләделәр һәм укытучыларның сорауларына җавап бирделәр.
«Безнең өчен рус теле һәм әдәбиятыннан диагностик материаллар эшләү төп мәсьәлә булып тора. Без БДИның тест өлешен төшереп калдырдык, һәм бүген имтихан грамматиканы белүне генә түгел, ә чыгарылыш сыйныф укучысы ничек үз фикерен әйтә белүен дә тикшерә. Без рус теле буенча әңгәмә вакытында телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерәбез», - дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.
Рус теле буенча контроль үлчәү материалларын (КИМ) эшләү буенча Федераль Комиссия җитәкчесе Ирина Цыбулько рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре тотрыклы һәм шактый югары, 2019 елда югары балл җыючыларның өлеше 23% тан артып китте, дип сөйләде. 2020 нче елда имтихан эшенең төп характеристикалары, шулай ук 9 нчы сыйныфта уздырыла торган Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсенең төп характеристикалары да сакланган.
Съезда катнашучылар БДИ һәм ТДИ эчтәлеге, БДИ ны компьютер формасына күчерү перспективалары һәм йомгаклау иншасы темаларының ачык юнәлешләреннән баш тарту мөмкинлекләре турында сораулар бирделәр. Дискуссиядә катнашучылар ВПР биремнәре эчтәлеген, бәяләү критерийларын үзгәртү, шулай ук тикшерү эшләрен язу вакытын арттыру буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.