Яр Чаллы шәһәрендә «Мәгариф» милли проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында 95 нче «Балкыш» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган ата-аналар өчен консультация үзәкләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары узды. Чарада республиканың муниципаль мәгариф идарәләре органнарының мәктәпкәчә белем бирү буенча белгечләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Семинар кысаларында Яр Чаллы шәһәре мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән (законлы вәкилләренә) психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтү буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.