Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүдә гражданнарның катнашу мөмкинлеге турында

2019 елның 8 ноябре, җомга
Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм, мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында гражданнар тарафыннан мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Бәйсез бәяләү Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә учреждениеләр рейтингын билгеләргә мөмкинлек бирә. Аның нәтиҗәсе белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан оештыру һәм кадрлар карарларын кабул итүгә нигез булып тора.
Татарстан Республикасының теләсә кайсы гражданы дәүләт (муниципаль) учреждениеләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта бәяләмәне калдырып, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяли ала (www.bus.gov.ru яки  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында).
Сезне актив катнашырга чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International