Авыл укытучыларының Бөтенроссия съездында катнашучылар «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

8 ноябрьдә Белгородта авыл укытучыларының IV Бөтенроссия съездының «Авыл территорияләрен үстерү факторы буларак авыл мәктәбе» пленар утырышы узды. Анда Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю. Васильева һәм Белгород өлкәсе губернаторы Е. С. Савченко катнашты.
Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиядә 26 мең авыл мәктәбе бар һәм аларда 470 мең педагог эшли, алар – илдәге укытучылар санының өчтән береннән артыграк. Шул ук вакытта пенсия алды һәм пенсия яшендәге укытучылар саны яшь белгечләр саныннан артып китә. Ведомство башлыгы фикеренчә, мәктәпләргә яңа кадрлар һәм яшьләрне җәлеп итү өчен «Земский учитель» программасы стимул булырга тиеш, ул бөтен ил буенча 2020 елның гыйнварында старт ала.
– Әлеге программа кысаларында без укыту ысулларын камилләштерә, белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә алачакбыз, – дип ассызыклады О.Ю. Васильева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International