16 ноябрьдә Россиядә һәм чит илләрдә өченче тапкыр физика, математика һәм информатика буенча "Хәл итәргә чык!" Бөтенроссия контроль эш акциясе узды.
Белем бирү проектының максаты – физика-математика һәм ИТ-белем бирүне үстерү, яшьләр арасында техник дисциплиналарны популярлаштыру, укучыларга киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итү.
Барлык теләүчеләр дә контроль эшне көн дәвамында онлайн форматта проектның сайтында Мәскәү вакыты белән 00:00 дән 23:50гә кадәр, шулай ук махсус оештырылган мәйданчыкларда бушлай яза алдылар. Акциягә бөтен ил буенча 150дән артык мәйданчык кушылды инде.