2013 елда һәр районда бер генә мәктәп ремонтланачак

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе
20 октябрьдә Хөкүмәт йортында быелгы төзелеш программаларының үтәлешен тикшереп, 2013 елга план билгеләделәр. Әлегә кадәр республикада эшләп килгән барлык проектларның киләсе елга да дәвам иттереләсе мәгълүм. Ләкин районнарда темпларның аның кадәр үк зур булмавы ихтимал, чөнки Универсиада елында төп игътибар Казанга бирелә.
«Төзүчеләр белән тәэмин иткән районнарга акча бирәбез!»
Инде бүген муниципаль берәмлекләр үзләрендә төзелеш эшләрен тәмамлап, башкалага эшче куллар җибәрә башлады. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 20 район 250ләп төзүче белән тәэмин иткән. Алар футбол стадионында эшли. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков төзүчеләр җибәргән берәмлекләргә акчалата ярдәм булачак дип белдерде. Моннан тыш кайбер районнар «Казан» аэропортын төзешә. Казанга ярдәм күрсәтүдә җитәкчелек Мамадыш, Лаеш, Чистай районнарын үрнәк итеп китерде.
Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта авария хәлендәге йортлар, су объектлары исемлеге әзерләнә. Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, 2013 елда һәр районда берешәр мәктәп төзекләндереләчәге дә мәгълүм. Гомумән алганда, республиканың баш төзүчесе бу программа үтәлешеннән канәгать.
Клубны көтеп ардылар
Быел старт алган башка программага исә бәйләнерлек җир бар. Көз башына авыл клубларын төзеп бетерү бурычы торуга карамастан, 46 күп функцияле үзәкнең бары тик 31е генә кулланышка тапшырылган. Бүгенгә 40 бинада төзелеш-монтаж эше тәмамланган. Октябрь ахырына Түбән Кама, Казан (Северный бистәсе), Апас һәм Тәтештә яңа клуб калкып чыгачак. Башка комплексларны ноябрь-декабрь айларында тәмамлау күздә тотыла.
Гомумән алганда, Татарстанда быел 1 миллион 703 мең квадрат метр торак салынган. Бу — еллык төзелеш планының 68,7 проценты. Әгерҗе, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау һ.б. берәмлекләрдә эшне тулысынча тәмамлаганнар. Социаль ипотека программасында да тоткарлык күренми. 27 объект инде 90 процентка әзер.
Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, фатирга өлешләп түләү һәм авария хәлендәге торак программаларын да кертеп, республикада бүген 85 мең кеше үз куышын көтә. Шуңа төзелеш программаларын куәтлерәк итәргә, тармакка инвесторлар китерергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International