Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәпләр депутат көтә
2012 елның 22 октябре, дүшәмбе
22-27 октябрь көннәрендә республика мәктәпләрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен “парламент дәресләре” уздырыла. Быелгысы ТР Конституциясенә 20 ел тулуга багышлана. 2009 елда мәктәпләр әлеге дәресләрне үткәрергә керешкәч, аның кече яшьтәгеләргә нигә кирәге бар, алар аны барыбер аңламый бит, диючеләр дә булды. Дөрес, аны барлык мәктәпләр дә кабул итеп бетермәскә мөмкин. Парламентта уздырылган матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белдерүенчә, кайдадыр ул югары дәрәҗәдә үтсә, кайдадыр аның яхшырак үтүен теләргә кала. “Парламент дәресләре” – депутатлар өчен зур мәктәп. Алар белем йортының ничек яшәвен, аңа нинди ярдәм кирәген дә белеп торачак. Дәресләрне укучылар җылы кабул итә. Балалар депутатларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр”, – ди Римма Атласовна. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин белдергәнчә, дәрес темасын сайлау – бәхәсле мәсьәлә. Чөнки балаларның теманы аңлавы, хәтердә калдыруы мөһим. Шуның өчен дә бу очракта аларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына. Әйтик, ул 1-2 нче сыйныфларда – аңлату, 3-4 нче сыйныфларда уен рәвешендә оештырылса, югарырак сыйныфларга эшлекле уен, лекцияләр формасы тәкъдим ителә. Чөнки аларның җәмгыять белеменнән тупланган белеме бар инде. Укытучыларга кирәкле материаллар исә татар һәм рус телләрендә министрлыкның сайтында урнаштырылган. Гадәттә, дәресләрне җәмгыять белеме укытучылары алып бара. Чөнки депутатларның методик яктан әзерлеге җитеп бетмәскә мөмкин. Быелгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләшәчәкләрме? “Конституцияне балаларга үз хокукларын белергә, бу дөньяда нәрсәгә ирешә алам, дигән сорауларга җавап табарга өйрәтергә кирәк”, – ди Данил Мәхмүтович. Римма Ратникова әйтүенчә, ТР Конституциясенең халыкка нәрсә бирүен, аның Татарстанны РФ субъектлары арасында алдынгы республика итүенә, илнең федератив дәүләт булып сакланып калуына йогынтысы турында сөйләү зарур. Парламент дәресләре кысаларында 1-4 нче сыйныф укучылары – рәсем, 5- 9 нчылар – иҗади эшләр бәйгеләрендә осталыкларын сыный ала. Ә югары сыйныф укучылары Конституция билгеләгән хокуклар буенча ирекле темага эссе язачак.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз