2019 елда белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында

2019 елның 22 ноябре, җомга

Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү - иҗтимагый контроль формаларының берсе. Ул гражданнар тарафыннан белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү өчен үткәрелә. Хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча 2019 елда иң яхшылар дип түбәндәге оешмалар табылды:  Чистай балалар йорты; Республика олимпиада үзәге; Яр Чаллы шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү,  тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге; Республика психологик-медик-педагогик консультациясе; Павел Алексеевич Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International