2022 елда чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләрдән мәҗбүри БДИ тапшырачак

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елда чыгарылыш сыйныф укучылары чит тел буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев.
«Гамәлдәге белем бирү стандартлары нигезендә, 2022 елда чыгарылыш сыйныф укучыларына өченче фәнне – укучы мәктәптә өйрәнгән чит телләрнең берсен мәҗбүри рәвештә тапшырырга туры киләчәк. Әлегә карала торган модельләрдә чит тел буенча имтихан математика кебек үк, база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленәчәк. Без аңлыйбыз, безнең ил күпкырлы, чит телләр куллану практикасы юк дәрәҗәсендә диярлек. Һәм анда белем дәрәҗәсе башка», - диде Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International