Татарстан педагоглары "Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү" иң яхшы практикалар конкурсында җиңде

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

"Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү" иң яхшы практикалар конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аны РФ Мәгариф министрлыгы оештыра.
Конкурста Россия Федерациясенең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, 110 катнашучы җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  "Төбәк дәрәҗәсендәге иң яхшы практика" номинациясендә җиңү яулады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International