Казанда балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале узды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрьдә Казанда 155нче, 165 һәм 179нчы мәктәпләр базасында балалар яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең турыдан-туры туры узды. Биредә барлыгы 45 балалар театр коллективы катнашты. Жюри составына Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татмедиа» АҖ «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары редакциясе филиалы җитәкчесе Зиннур Хөснияр, профессор, филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов, Камал театры актрисасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова, шулай ук «Сәхнә» журналы редакциясенең яңа постановкалары һәм театр тормышы күзәтүчеләре керде.
Театр елы уңаеннан беренче тапкыр балалар жюрие сыйфатында мәктәп укучылары җәлеп ителде. Аларның һәрберсе тәҗрибә туплады һәм жюрига йөкләнгән җаваплылыкны тойды.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы шулай ук 2019 елның 27 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе базасында узды.
Конкурсның Гран-при ияләре: 7 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы һәм 16 нчы Татар-инглиз гимназиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International