Видеоконференция режимында республикакүләм семинар-киңәшмә узачак

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
30 октябрьдә 11.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәгариф, мәктәп һәм балалар бакчалары идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре өчен видеоконференция режимында республикакүләм семинар-киңәшмә узачак. Ул мәгариф учреждениеләре һәм алар карамагында оештырылган иҗтимагый оешмаларның (фондлар) закон таләпләрен үтәвенә багышлана.
Видеоконференцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Анда республика прокуратурасы, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, Татарстан Юстиция министрлыгы вәкилләре катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International