Татарстанда 6-11 сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри юнәлеш буенча "Киләчәккә билет" дип аталган федераль проект гамәлгә ашырыла.
Һөнәрне ничек сайларга? Нинди өлкәдә укучы эш бирүчегә иң нәтиҗәле һәм кирәкле булачагын ничек аңларга?
Бу сорауга җавап бирү өчен 6-11 сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри ориентацияләү буенча "Киләчәккә билет" федераль проекты булдырылды. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителде. Проект операторы дип Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Яшь профессионаллар (ВорлдскиллсРоссия)" берлеге исәпләнә.
Татарстанда проект В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет базасында гамәлгә ашырыла. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә югары уку йорты мәйданчыгында укучы реаль шартларга максималь якын һөнәри практика ала. Укулар 4 компетенция буенча алып барыла: эшкуарлык, туризм, кунакханә администрацияләү, экскурсия хезмәтләре.