КФУның IT-лицее укучылары - WorldSkills төбәк чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

WorldSkills төбәк чемпионатының соңгы этабы тәмамланды. КФУның IT-лицее укучылары - төрле компетенцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар.
Быел чемпионат Татарстанның 11 шәһәр һәм авылында 43 мәйданчыкта узды - Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Иннополиста.
КФУның IT-лицей укучылары Диләрә Садыйкова һәм Әмир Гарифуллин “Эшмәкәрлек (Юниорлар)” компетенциясендә 1 нче урынны алдылар. «Мобильная разработка (Юниоры)» юнәлешендә Анастасия Лаврова 1 нче урында дип танылды. Моннан тыш, «Мобильная разработка (Юниоры)» компетенциясендә 3 нче урынны Шакир Шәфигуллин яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International